Безнең район буенча 2021 елда ТР Коррупциягә каршы мониторингы
Җәмгыять

Безнең район буенча 2021 елда ТР Коррупциягә каршы мониторингы

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 19 мөрәҗәгать керде, шуларның 3се - коррупция юнәлешендәге.

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм иминләштерүче медицина оешмаларына бу өлкәдәге эшнең сыйфатына 2 кеше шикаять
белдергән. Дәүләт торак инспекциясенә 227 мөрәҗәгать килгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Территорияне төзекләндерү өлкәсендә коррупция» категориясендә - 1 хат, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә дә шул кадәр үк хат бастырылган.
4 вазифаи җинаять тикшерелгән, шуларның 1се – вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру буенча.