Сатучы һөнәре һәрвакыт кызыклы, киң таралган һәм кирәкле булды. Бүген кибеттә эшләүче ике хезмәткәр турында сөйләячәкбез.
Юлия Крусева: «Миңа сатып алучылар белән аралашу, киңәш итү, сөйләшү ошый»
Юлия Владимировна сәүдә өлкәсендә 24 ел. Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаганнан соң, республикабыз башкаласындагы сәүдә челтәрләренең берсенә эшкә урнашкан. Эшләгән вакытта КФУда югары белем алырга да өлгергән.
Декрет ялыннан соң туган авылым Питрәчкә кайтып, хуҗалык кибетенә сатучы-консультант булып урнаштым, - дип сөйли Юлия Владимировна, - хәзер инде 12 ел эшлим. Балачакта табиб булырга хыялландым. Әмма ул чынга ашмады, планнар үзгәрде. Хәзер моңа үкенмим, эшемнән канәгатьмен. Сатып алучылар белән аралашу, аларга товар алганда аңлату, киңәш итү ошый. Шулай ук заявкалар бирәбез, заказлар кабул итәбез. Роман Филиппов минем кулдашым. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз. Хатын-кызлар күтәрә алмый торган товарлар да була. Шундый вакытта ир-атлар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Юлия әнисе Галина Анатольевнаның эзеннән киткән, ул гомере буе үзәк даруханәдә кассир булып эшләгән.
Мәктәптә укыганда мин иптәшләрем белән даруханәдә практика уздым. Без пакетларга төрле дарулар салырга, шифалы үләннәр җыярга булыштык, - дип искә ала ул. - Мин туган ягымны, аның табигатен яратам. Эштән арып кайтсам да, актив ял итү, күлдә балык тоту ошый. Ясалма сулыкларда балык тоту мөмкинлеге бар, анда күңелемә ял алам. Шулай ук машина йөртергә яратам. Улым Матвейны тәрбиялим, аңа да балык тоту ошый. Ә тагын ул музыка мәктәбендә бию белән шөгыльләнә, - диде Юлия.
Ләйсән Гыйльманова: «Совхоз директоры булырга хыялландым»
Бу ягымлы, ачык йөзле сатучы-кассирны күп кенә питрәчлеләр яхшы белә. Ләйсән Гыйльманова бу белгечлек буенча 2011 елдан бирле эшли. Аңа кадәр югары белем һәм юрист икътисадчы һөнәрен үзләштергән булган. Диплом алганнан соң 3 ел Питрәч торак-коммуналь хуҗалыгында эшли. Ә декрет ялыннан соң кибеткә эшкә килә.
Һөнәрем буенча эшләргә сәламәтлегем мөмкинлек бирмәде, дөресрәге балачакта алган кул җәрәхәте, - дип сөйләде Ләйсән, - миңа һөнәрне дә үзгәртергә туры килде. Һәм моңа бер дә үкенмәдем һәм үкенмим. Гомумән, балачактан туган «Колай» совхозы директоры буласым килде. Мәктәптә укыганда шул турыда инша язган идем. «Директор булып эшләү өчен авыл хуҗалыгында күп эшләргә һәм аны яхшы белергә кирәк», - диде әтием. «Сүз уңаеннан, бу балачак хыялым әле дә миндә яши».
Ләйсән Равил кызы эшкә иртә килә. Сәгать җидедә кибет ачыла. Бу вакытка товарны киштәләргә куеп өлгерергә кирәк. Ул азык-төлек кибетендә эшли һәм биредә сатып алучылар күп. Ә көндәлек товарларга ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Без дустым Резедә Хөсәенова белән инде 10 ел бергә эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, һәрчак булышабыз, коллективыбыз да тату. Мин кичке унга кадәр эшлим, график буенча чыгабыз. Буш вакытларда велосипедта йөрергә, тарихи китаплар укырга яратам. Шулай ук биергә, җырларга яратам, җәен балык тоту белән мавыгам. Балык тоту мавыктыргыч шөгыль, - ди Ләйсән. - Буш вакытымны кызым Ралинага багышлыйм, ул бик актив, биергә һәм укырга ярата, - дип өстәде ул.