Бүген Татарстанда кабат 33 градус эсселек көтелә
Җәмгыять

Бүген Татарстанда кабат 33 градус эсселек көтелә

Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Бүген, 25 августта, Татарстан территориясендә кабат эссе һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. 

Шул ук вакытта температураларның җитди тирбәлеше фаразлана: төнлә +10 градустан +15 градуска кадәр, ә республика көнбатышында +18 градуска кадәр, көндез +28 градустан +33 градуска кадәр була.

Исегезгә төшерәбез, аномаль эсселек аркасында республикада 20 августтан шторм кисәтүе гамәлдә. Урман янгыннары куркынычының иң югары дәрәҗәсе – гадәттән тыш куркыныч классы саклана.