Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләккә - спорт киемнәре

Питрәч мәктәпләрендә 2-11 нче сыйныфта укучы 104 бала яңа уку елы алдыннан спорт киемнәре алды.

Чара "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында узды.
Бүләкләр алган барлык балалар - күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Шуңа күрә моңа балалар дә , шулай ук әти-әниләре дә бик сөенде. Яшь әни Альбина Демьяненко сүзләренчә, алар өч бала үстерәләр, бу акциядә беренче тапкыр катнашалар. Спорт киемен аларның өлкән улларына тапшырдылар. Киләсе елга уртанчы улларын мәктәпкә әзерләячәкләр. Кечесе исә әле бик бәләкәй.
- Спонсорларга рәхмәт! Без мондый ярдәмгә бик шат! - дип билгеләп үтте яшь әни.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Альберт Хәбибуллин һәм мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов тарафыннан Питрәч икенче мәктәбендә укучы 28 балага спорт киемнәре тапшырылды.
Бу мәктәптә беренче сыйныфта укучы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 23 бала "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында букча һәм мәктәп кирәк-яраклары алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Спорт, бүләк