Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Богородское авылында төзелеп килүче «Сәфәр» мәчете янында парковка булачак

Муниципалитет әлеге максатлар өчен җир кишәрлеге бирергә әзер.

Питрәч районы Богородское авылында төзелә торган «Сәфәр» мәчете янында парковка барлыкка киләчәк.

Якын арада мәчет төзелеше кураторлары территорияне планлаштыру схемаларын һәм төзекләндерү буенча тәкъдимнәр бирәчәкләр.

Мәчетне 9 июльдә узачак Корбан бәйрәменә ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә культ корылмасында эчке бизәкләү эшләре башкарасы бар — идәнне һәм стеналарны ясарга кирәк. Моннан тыш, мәчет янында скважина борауланган, чистарту корылмалары урнаштыру планлаштырыла.

Быел тагын бер мәчет Яңа Салмачы авылында ачылачак. Хәзер Питрәч районында 21 авыл җирлегендә 24 мәчет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса