Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Питрәч полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Питрәч районы эчке эшләр бүлеге оешуга инде 90 елдан артык.

Питрәч районы буенча Эчке эшләр бүлегендә йөзгә якын кеше эшли: участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү, тикшерү, сорау алу, вакытлыча тоту изоляторы, дәүләт автоинспекциясе бүлекләре һәм башкалар. Кадрлар җитмәү күзәтелә, шуңа күрә полиция хезмәткәрләренең эше арта. Бу шулай ук районның зур торак комплексларында яшәүчеләрнең артуы белән бәйле. Халык саны артуны исәпкә алып, мөрәҗәгатьләр саны да арта. Бу ел эчендә 7 меңнән артык хәбәр теркәлгән. Иң киң таралганнары арасында гаилә-көнкүреш, мошенниклык, юл-транспорт һәлакәтләре, урлашулар бар.

Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында безнең хезмәткәрләр элемтәдә булырга тиеш. Кайчагында гаилә мәшәкатьләрен ташлап эшкә китәргә туры килә. Безнең эш графигы сигез сәгать белән генә төгәлләнми. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә оператив-хезмәт эшчәнлеген оештыру өчен барысын да эшкә чакырырга туры килергә мөмкин. Ватанга үзең теләгәндә генә түгел, ә кирәк чакта хезмәт итәргә туры килә, - дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы Шамил Фәтхулин. - Шуңа күрә эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең барысы да җаваплы, ышанычлы, үз эшләренә бирелгән кешеләр. Мин шундый авыр хезмәтләре өчен һәркемгә рәхмәтле. Коллегаларымны чын күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм һәм бетмәстөкәнмәс көч-куәт, карьераларында уңышлар һәм гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса