Бүген Питрәч районында –14 градуска кадәр салкын булачак
Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
15 декабрьдә Питрәч районында һава торышы болытлы булачак, шулай ук кар явуы көтелә. Кайбер урыннарда буран чыгарга, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 9–14 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез һава температурасы -9 дан -14 градуска кадәр салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia