Бүген Питрәч районында җылылык +1 градустан артмаячак
Җәмгыять

Бүген Питрәч районында җылылык +1 градустан артмаячак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген Питрәч районында болытлы, әмма шактый коры һава торышы көтелә, температура төшәчәк.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була.

Салкын төннән соң көндез һава -2..+1 градуска кадәр җылыначак.