Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел коры үлән янулар Питрәч районының җиде авылында булды

Урманнарны янгыннан саклау – җирле урман хуҗалыкларының төп бурычларының берсе.

Быел коры үлән янулар Янсуар, Иске Шигали, Татар Казысы, Татар Тау Иле, Кибәч, Пановка һәм Богородск авылларында булды.

– Урман янгыннарының төп сәбәбе – саксызлык, кешенең ваемсызлыгы дисәк тә була, – дип билгеләп үтте участок урманчысы Булат Галимуллин.

Трасса буйлап барганда автомобиль тәрәзәләреннән тәмәкеләрен сүндермичә ташлап калдыручылар зур урман янгыннары сәбәпчесе булырга мөмкин, алар моны башларына да китермиләр. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтүгә яки гражданнарга унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә; вазыйфаи затларга – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр.
Әгәр хокук бозу махсус янгынга каршы режим шартларында урман янгыннары нәтиҗәсендә килеп чыккан булса, гражданнарга кырык меңнән илле мең сумга кадәр; вазифаи затларга – алтмыш меңнән туксан мең сумга кадәр; юридик затларга – алты йөз меңнән бер миллион сумга кадәр административ штраф салына.


БУ МӨҺИМ

- Әгәр дә сез урманда саф һавада йөргәндә шикле әйберләргә юлыксагыз, аларга якын килмәгез, кагылмагыз, аларны урыныннан күчермәгез. Вакытны һәм урынны истә калдырыгыз, шунда ук бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итегез, - дип искәртте, питрәчлеләрне игътибарлы һәм сак булырга өндәп, Булат Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса