Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирек гасыр безне үз чыгышлары белән сөендерәләр

Питрәчнең "Калинушка" ансамбле үзенең юбилеен билгеләп үтте. Һәркемнең яраткан коллективына 25 ел булды.

Районда үткән бер генә чара да "Калинушка" ансамбле катнашыннан башка узмый. Алар еш кына республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясый.

- Башта беркем дә ансамбльнең гомере озын булыр дип уйламаган. Бер-ике ел концертларда чыгыш ясарлар да таркалырлар дип уйлаганнар. Әмма җыр яратулары, үз эшләренә һәм тамашачыларга тугры булулары аркасында, безнең коллектив инде чирек гасыр сәхнәдә, - диде ансамбльнең җитәкчесе Елена Корябина.

Аның беренче составында 17 кеше булган. Аңа нигез салучы Мария Егоровна Маринина. Ул монда үзенең ике кызын Валентина Мишухина һәм Анна Моисееваны да алып илә. Алар бүген дә сәхнәдә тугры тамашачыларын үз чыгышлары белән сөендереп торалар.

Баштагы елларда "Калинушка" коллективы Воля Федоровна Ушанова җитәкчелегендә репертуарны берәмтекләп туплыйлар. Анда Питрәчнең борынгы туй җырлары, рекрут һәм башка җырлар кергән. Алар инде өч йөздән артык җыр башкарганнар. Алар арасында табында җырланыла торган җырлар да, автор җырлары да, лирик, бию җырлары да бар...

Матур, мәңге яшь һәм талантлы җырчыларга район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән бүләкләр, мактау грамоталары тапшырдылар. Коллективта элек эшләгәннәрне дә онытмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: юбилей