Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чит ил гражданлыгы булган кешеләр дәүләт хезмәтендә эшли алмаячак

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде.

Чит ил гражданлыгы булган кешеләр дәүләт яки муниципаль хезмәттә эшли алмаячак.

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Аны парламент утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә, Татарстанда муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, дәүләт гражданлык хезмәте, дәүләт вазифалары турында, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хисап палатасы турында һәм тагын берничә законга үзгәрешләр кертелде.

Шул рәвешле, чит ил гражданлыгы булган РФ гражданнарына дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләү тыела.

Чит илдә яшәү хокукын биргән документ алган гражданнар да дәүләт хезмәтенә кабул ителә алмый», — диде Альберт Хәбибуллин.


ТИ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса