Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чытыда өлкәннәр ихтирам күрсәтүләренә бик нык куандылар

Безнең Чыты авыл җирлегендә барлыгы 148 пенсионер исәпләнә. Төрле бюджет өлкәсендә эшләүчеләр - 23, эш урыннары сакланмаганнар - 22, колхозда эшләп лаеклы ялга чыгучылар 103 кеше. Шуларның егерме бере - тыл хезмәтчәне, дүртесе - тол хатыннар (ирләре сугышта катнашкан).

5 октябрьдә Чыты авыл җирлеге Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләрне чакырып чәй табыны оештырды, бүләкләр тапшырды. Бу чарада Чыты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире дә катнашты. Чәй табынын алар үз көчләре белән бергәләп оештырды. Чара китапханәдә узды. Алар да үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне чакырды. Район мәдәният йортыннан һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан ашамлыклар җыелмасы тапшырылды. Өлкәннәребез үзләре дә җырлашып-биешеп, күңел ачып утырдылар. Китапханәче Елена Иванова "Җидегән чишмә" җырын башкарды. Элеккеге китапханәче 86 яшьлек Миңнегөл апа Сәлахетдинова, Габдулла Тукайның "Сабыйга" шигырен сөйләде, авыл җирлегенең элеккеге хисапчысы Фәния Насретдинова белән элеккеге мәдәният йорты җыештыручысы Дамирә Гайнетдиновалар өздереп биеделәр. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Мөнирә апа Фәйзрахманова да алардан калышырга теләмәде. Кыскасы, чара бик күңелле үтте. Табын түгәрәкләнгәч тә, өлкәннәребез өйләренә таралырга ашыкмадылар. Табынны оештыручыларга һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр. Шул көнне төштән соң Иске Йорт авылы клуб мөдире һәм китапханә мөдире авылыбызның өлкәннәрен чакырып, Иске Йорт клубында чәй табыны әзерләделәр. Чарада авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Шәйдуллович та катнашты, ул өлкәннәрне тәбрикләде. 6 октябрь көнне бу чара Чыты мәктәбендә дәвам итте. Алар үзләрендә укучы балаларның әбиләрен чакырып, алар өчен чәй табыны әзерләделәр, концерт күрсәттеләр. Ветеран укытучылар, авыру сәбәпле, бу чарага килә алмаганнар. Аларга район мәгариф бүлеге тарафыннан бүләкләр тараттылар.

6 октябрьда 50, 55 ел бергә гомер итүче, юбилярларны өйләренә барып котладык. Нурания апа һәм Миннулла абый Вәлиуллиннар 50 ел, Мөслимә апа һәм Сәлимулла абый Зиннәтуллиннар, Хәдичә апа һәм Рашат абый Шәйдуллиннарны 55 ел бергә гомер итүләре белән район хакимияте, Чыты авыл җирлеге, ветераннар советы исеменнән котладык, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдык.

Өлкәннәребез үзләренә ихтирам күрсәтүләренә бик нык куанды һәм рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса