Бу хакта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Документ белән бүлешү» электрон сервисы хәзер «Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында бар.
Документны үзегезгә яки башка кешегә смс-хәбәр, электрон почта, мессенджерлар ярдәмендә кесә телефоны аша җибәрергә мөмкин.
«Шәхси документлар» бүлегеннән РФ паспорты, СНИЛС, ИНН реквизитлары, туу турында таныклыклар, чит ил паспорты, хәрби билет, яшәү урыны адресларын җибәреп була.