Дима Билан Питрәчтә бабасы йортын сатып алып төзекләндерергә уйлый
Бу хакта Питрәчтә яшәүче Любовь Маркова хәбәр итте.
Җырчы Дима Билан Питрәч авылында бабасы карамагындагы йортны сатып алырга һәм торгызырга уйлый, әмма әлегә ул уйларында гына.
Дима инде борчыла... Мин аңа: „Дима, сиңа монда бернинди тынычлык булмаячак», - дидем. Ә ул гаиләсен борчуларын теләмәвен әйтте», - дип уртаклашты питрәчле.
Дима Билан 9 ноябрьдә туган авылында булды, ә икенче көнне Казанда концерт куйды. Чыгыш ясаганда ул Питрәчтә булганлыгын әйтте.
Әлбәттә, йорт сатып алган очракта Дима башта тынычлыкта яшәргә теләгәнен әйткән иде, ләкин мин аны монда алай килеп чыкмас дип кисәттем. Көн саен журналистлар киләчәк, төшерәләр... Дима шунлыктан әлегә уйлый», - дип аңлатты күршеләре.
Бу йорт миңа бик зур тоела иде. Бакчада карлыган куаклары бик күп үсә иде. Җәен анда мичкә тора, аның суы җылына, анда коенып була иде», дип искә ала Билан.
Җырчы сүзләренә караганда, аның бабасы ул кечкенә чакта ук үлгән. Артист бабасы белән аз аралашканга гомере буе үкенә, әмма ниһаять, «бу бушлыкны ябарга» уйлый.
Мин аның алдында утыра идем, бабайның исеме дә Дима иде. Ә аңа Митя дип эндәшкәннәр, мин әз генә хәтерлим - дип уртаклашты артист. - Медальләрен хәтерлим ... Урам буйлап тагып йөри идем, имеш, мин хәрби кеше! Каядыр югалтып бетердем инде, барысының да тагып карыйсы килә. Теләүчеләр күп иде, ә миңа нәрсә. Бабай бит герой булган!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа