Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Ел укытучысы" бәйгесендә катнашучы: һәркем Көектәге лицей турында белсен иде

«Алгоритм» лицееның татар теле укытучысы ни өчен «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсынд катнашырга карар кылуы турында сөйләде.

Көектәге күппрофильле «Прогресс» лицее үз ишекләрен быел сентябрь аенда ачты, ә аның хезмәткәрләре инде уңышларга ирешәләр һәм учреждениенең абруен күтәрәләр. Татар теле укытучысы Рушания Бәдретдинова «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнаша. Ул безнең районнан өч хезмәттәше белән бергә Балык Бистәсендә узган зона этабында уңышлы чыгыш ясады, истәлекле сертификат алды. Киләсе этапка уздылармы-юкмы, әлегә билгесез. 

Рушания Бәдретдинованың укыту стажы - 26 ел. Элек ул Казанда 83 нче лицейда эшләгән. Салмачы бистәсендә яшәгәч, эшкә йөрергә ерак булгач, ул Көектәге яңа белем бирү учреждениесенә күчәргә була. 

Башта авыр булыр дип борчылдым. Ә хәзер бу мәктәптә инде 10 ел эшлим дигән хис туа. Балалар да әйбәт, коллектив та бердәм. Эштә кичкә кадәр утырам, һәм мин моннан бик канәгать, - ди Рушания Якуб кызы.

Балаларда татар теле дәресләре атнага ике тапкыр уза, укытучы шулай ук сыйныф җитәкчелеген дә үз өстенә алган. «Ел укытучысы»нда ул лицей данын яклау өчен катнашырга булган.

Мәктәпкә ярдәм итәсе килә. Безнең лицей турында районда гына түгел, республикада да белүләрен телим, - дип билгеләп үтте Рушания Бәдретдинова. 

Конкурсның зона этабында Питрәч районын тагын 3 кеше тәкъдим итте: башлангыч сыйныф укытучылары Ирина Шәйхетдинова (Царево авылындагы «Прогресс» лицее) һәм Энҗе Шәйхетдинова (Питрәч беренче мәктәбе), шулай ук химия укытучысы Милена Ваһапова («Алгоритм» лицее, Көек).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса