Питрәч приставлары гражданнарны яңа адрес буенча кабул итәчәк
Җәмгыять

Питрәч приставлары гражданнарны яңа адрес буенча кабул итәчәк

Кабул итү 6 октябрьдә башланачак

Район суд приставлары бүлеге хәбәр итә: башка урынга күчү сәбәпле, техник сәбәпләр аркасында 1 октябрьдә гражданнарны кабул итмәячәкләр.

Киләсе кабул итү 6 октябрьдә яңа адрес буенча булачак: Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 йорт (балалар иҗат йорты бинасы). Вакыты — 9:00 дән 13:00 гә кадәр.

Ведомство искә төшергәнчә, кабул итү алдан язылу буенча гына алып барыла (дәүләт хезмәтләре аша): сишәмбе көннәрендә — 9:00дән 13:00гә кадәр, пәнҗешәмбе көннәрендә — 13:00дән 18:00гә кадәр.