Ул шулай ук Татарстанда иң өлкән ир-ат булып исәпләнә иде

Татарстанның иң өлкән ир-аты, Питрәч районында яшәүче Александр Липатов 107 яшендә вафат булды.
Александр Павлович 1919 елның 5 ноябрендә Олан Иле авылында туа. Ул республиканың иң өлкән ир-аты иде – бу турыда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сентябрь ахырында Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Сугыш башында Липатовны фронтка китә, ләкин авыру сәбәпле аны комиссовать итәләр һәм дәвалануга җибәрәләр. Савыкканнан соң ул сельпода һәм райсоюзда эшли. Тормыш иптәше Татьяна Ивановна белән ул 70 елдан артык яшәгән, алты бала тәрбияләгән.