Аалдынгыларга район хакимиятеннән 10 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Көнбагыш һәм люцерна кырларында авыл хуҗалыгы хезмәте алдынгыларына район хакимиятеннән 10 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Тантанада Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Галимов катнашты. Ул район җитәкчелеге исеменнән лаеклы бүләкләр тапшырды, территориянең азык-төлек иминлеге өчен механизаторлар хезмәтенең әһәмиятен ассызыклады. Үз хезмәткәрләрен котларга “Ак барс Питрәч” ҖЧҖ генераль директоры Радик Зиннәтов та килде.
– Беренче тапкыр без барлык комбайнчыларны бүләкләдек, икенче тапкыр – 500 тоннадан артык ашлык суктыручыларны, бүген сезонга 800 тоннадан артык уңыш суктырган иң яхшы комбайнчыларны бүләклибез, – дип аңлатты Фәрит Фоатович. – Бу югары пилотаж. Бүләкләрнең күпчелеге “Ак барс Питрәч” хезмәткәрләренә, шулай ук “Агролак-К” хуҗалыгының бер вәкиленә эләкте. Бүгенге көнгә кадәр бернинди өзеклекләрсез эшләдек, бик аз эш калып бара, бәхеткә, һава торышы да яхшы.

Бүләкләнүчеләр: Радик Нигъмәтуллин, Динар Заһидуллин, Владимир Горшенин, Ренат Шәрәфетдинов, Рузил Гайнуллин, Илнур Фәсхетдинов, Илфат Әхмәтов, Нияз Сафиуллин, Рамил Абдрахманов, Юрий Астраханцев, Артур Гайнуллин. Алдынгыларны хөрмәтләү – игенче хезмәтенә хөрмәт билгесе, һәм сертификатлар – акча гына түгел, ә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләрнең осталыгын тану.