Эт нинди бүләкне өнәми?
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дисәләр дә, астрологлар Яңа елга бүләк сайлаганда игътибарлы булырга чакыра. Бу көннәрдә алар Яңа 2018 ел - Сары эт елында якын кешеләргә бирергә ярамаган әйберләрнең "кара исемлеге"н төзегән.
Балага. Эт елында балаларга мәче сурәте төшерелгән китаплар, уенчыклар бүләк итүдән тыелыгыз. Алар икесе - кан дошманнар бит! Яңа елның төп хуҗасын үпкәләтүегез бар.
Үсмергә. Үсмерләрнең шул ук хисән балалар икәнлеген исегездән чыгармагыз. Аларга йомшак уенчык эт бүләк итсәгез, кыен хәлдә калуыгыз бар. Күп кенә үсмерләрнең гаджетлар белән "җенләнүе"н истә тотып, балагызга планшет яки телефон алырга ашыкмагыз. Бу бүләкне алар үзләре сайлап алса яхшырак.
Хатын-кызга. Гүзәл затларга мәрҗән, муенса бүләк итмәскә тырышыгыз. Киләсе ел хуҗасы Эткә алар барысы да чылбыр булып күренәчәк. Үзлегегездән сайланган ислемай бүләк итеп тә хатын-кызның кәефен төшерергә мөмкин. Берәүгә ошаган хушбуй исе икенче кешенең "җене"нә ярамаска да мөмкин.
Ир-атка. Бер генә ир-ат та Яңа елга кырыну станогы, дезодорант, шампунь ише кирәк-ярак бүләк итүләренә сөенмәячәк, билгеле. Көчле затларга пычак, эш коралы, кайчы кебек әйберләр бирүне дә башка вакытка калдырыгыз. Эт моны үз-үзенә янау дип кабул итәргә мөмкин. Яңа ел хуҗасы акча букчасы рәвешендәге бүләкләрне дә өнәми.
Өлкәннәргә. Әлеге төркем кешеләргә көзге һәм сәгать бүләк итәргә ярамый. Ник дигәндә, сәгать телләре аларга гомернең ни дәрәҗәдә тиз узуын искәртеп торачак. Көзге исә кешенең эчке энергиясен "суырырга" сәләтле. Өстәвенә, этләр дә көзгедән үз-үзен карарга яратмый. Шул рәвешле, киләсе ел хуҗасының да ачуы чыгуы бар.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа