Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Февраль аенда ни өчен отпускага китәргә ярамаганлыгын аңлаттылар

Бу хакта SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән хәбәр итә.

Февральдә чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел: бу кыска айда бер эш көненең бәясе башка айларга караганда югарырак. 

«Атнага биш көн эшләүчеләрне февраль ахырында дүрт көн рәттән ял көтә: 23 февраль – бәйрәм, 24 февраль – 1 гыйнвардан күчерелгән ял көне, 25 һәм 26 февраль – февраль аендагы ике календарь ял көне. Моннан тыш, февраль үзе дә кыска ай – быел анда нибары 18 эш көне», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, окладта утыручы хезмәткәрләрнең эш хакы ай кыска булганга карап кимеми, дип искәртте белгеч.

«Февральдә эш көннәренең азлыгы бер эш көненең бәясе эш көннәре күбрәк булган башка айлар белән чагыштырганда югарырак булачагын гына аңлата. Шунлыктан февраль аенда чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел», - дип ачыклык кертте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса