Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Финәүзия Җамалиева: «Мин гомерлек эшемне табуым белән бәхетле»

Финәүзия Җамалиева районның алдынгы сыер савучыларының берсе. Намуслы хезмәте нәтиҗәсендә ул югары дәрәҗәгә ирешкән.

Мин Пимәрдә гади колхозчылар гаиләсендә туыпүстем. Әтием Габделбәрһәм әнием Разия фермада эшләделәр. Һәм, әлбәттә, минем әти-әни юлыннан китүемә гаҗәпләнәсе юк. 1984 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң фермага сыер савучы булып урнаштым.
Беренче вакытта минем төркемдә 25 савым сыеры бар иде. Ул вакытта фермага эшкә өч дус бергә килдек: без балачактан аерылмас дуслар. Гөлгенә Хөснетдинова һәм Сәрия Сәгъдиева белән бергә укыдым. Башта туган авылым Пимәрдә эшләдек, ә 2013 елда «Ак барс Питрәч» ҖЧҖнең Татар Тау Иле бүлекчәсенә күчтек. Без һәрчак ярдәмләшеп эшлибез. Бергә-бергә эшләве күңелле дә, җиңелрәк тә, шушы еллар эчендә берберебезгә ияләшеп беттек, аерылмас дусларга әверелдек.
Мин балачактан ук маллар карарга, сыер саварга ярата идем. Ә менә колхоз фермасына килгәч, зур җаваплылык тойдым.
Авыр эшебезнең барлык нечкәлекләренә өйрәткән остазым Машин Мөхәммәт абыйга әле дә рәхмәтлемен. Ул үзе чын терлекче, үз эшен яхшы белә иде һәм һәрвакыт безгә яңа һөнәр серләрен үзләштерергә ярдәм итте.
Һәм, әлбәттә, терлекче булып эшләүче ирем Гомәр Әнвәр улы турында әйтмичә кала алмыйм. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Һәрвакыт аңа
таянырга була.
Хәзер көн саен өйдән иртәнге 4тә чыгып китәбез, сәгать 5тә эшне башлыйбыз. Бүгенге көндә безнең төркемдә 400дән артык савым сыеры бар. Пимәрдән егермегә якын кеше җыела. Бер атна беренче сменада эшлибез, икенче атнада – икенче сменада. Мондый график безне канәгатьләндерә. Төп эшебезне башкарырга да, өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнергә дә өлгерәбез. Ә бит алар да аз түгел.
Мин өйдә чисталык һәм тәртип булганын яратам. Шулай ук мин эш урынын да гел карап, тәртиптә тотарга тырышам.
Ирем белән кызыбыз Айзилә һәм улыбыз Алмазны тәрбияләп үстердек. Айзилә шәфкать туташы, ә улыбыз механизатор булып эшли. Балалардан без бик канәгать.
Берничә тапкыр мин машина белән сыер саву операторларының республика конкурсларында катнаштым, хәтта бер номинациядә икенче урынны алдым. Бу яхшы тәҗрибә, эшкә стимул. Эшеңне бөтен күңелеңне биреп, яратып, тырышып башкарсаң югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шул чакта танылу аласың да. Безгә һәм хезмәтебезгә зур игътибар биргән хуҗалык җитәкчеләренә бик рәхмәтлебез. Эшләр өчен барлык шартларны да тудырып торганда ничек инде рәхәтләнеп эшләмәскә ди. Тырышып эшлибез, һәм шуңа күрә югары нәтиҗәләргә дә ирешәбез.


Узган елгы Сабантуй бәйрәмендә Финәүзия Габделбәр кызы җиңүче кубогы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Мондый югары хөрмәт - савымчылар арасында югары нәтиҗә. Бу аның беренче генә мактаулы исеме түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса