Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә инде бер елга якын яраткан әтиләре һәм иреннән аерым яши

Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти

2022 елның сентябрендә Нурсил исеменә хәрби комиссариаттан повестка килүе  аның хатыны Лилиана өчен көтелмәгән хәл була. Аның әйтүенчә, ул соңгы минутка кадәр өметен өзмәгән була.

– Ирем моны тыныч  кабул итте, ул тормышта да шундый: үз хис-кичерешләрен сиздерми, нык тора. Мин бик борчылдым, миндә истерика башланды, – дип искә ала Лилиана.

Ул вакытта ир белән хатынның ике кечкенә баласы була. Гаилә башлыгын озатканнан соң, хатын өченче балага узганын белә.

Ул Луганск өлкәсендә, комендант батальонында хезмәт итә. Берничә көнгә бер тапкыр гына элемтәгә чыга, – дип сөйли мобилизацияләнүченең хатыны.

–  Мин бәбиләр алдыннан ул  ялга кайтты. 24 июньдә мин бәбиләдем, 25е көнне ул китте. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең баш табиб урынбасары безнең хәлгә керде. Миңа кесарев кисүе ясаганда, иремне операция кабинетына алып керделәр һәм бала тууга  алып чыгып киттеләр, – дип җентекләп сөйләде күп балалы ана.

Нурсил кызын иң беренче булып кулына алган. Ул – дини, көненә биш тапкыр намаз укый. Яңа туган балага да исемне үзе кушкан, аны Ясминә дип атаганнар.

Күп балалы анага әлегә ата ролен дә башкарырга туры килә. Элек аларның гаиләсендә ата һәм ана роле аерым бүленгән булган: ул өй учагы өчен җаваплы, ә аңа тәрбия йөкләнгән була. Әтиләре һәрвакыт балалар белән уйнаган, күңелләрен ачкан, шуңа күрә аларга әтиләре  бик җитми.

Аларга район җитәкчелеге дә, туганнары да һәрвакыт ярдәм итеп тора.

– Мин иремә гуманитар ярдәм җибәрүне сорадым, ул казан, газ баллоннары сорады. Кич белән җирлек башлыгына шалтыраттым, икенче көнне ул миңа барысын да үзе алып килде. Җир участогына документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр. Бала бушлай түгәрәкләргә йөри, – дип санап чыкты Лилиана.

Гаилә Царевода яши, анда биш ел элек күченгән, ә әлеге пар интернет аша танышкан. Өч айдан соң никах укытканнар. Бер тапкыр очрашкач, гашыйклар бүтән аерылмаганнар, шуңа күрә аерылу аларга бик авыр. Вакыт узу белән алар арасында меңнәрчә километр булганга ияләшкәннәр инде. Ләкин еракта да алар иң якын кешеләр булып калалар. Хатын иренең сүзеннән чыкмый. Мәсәлән, ул аңа яңалыклар карауны тыя, шуңа күрә телевизордан бары тик мультфильмнар гына карыйлар.

“Әгәр мин монда калсам, кешеләрнең күзләренә ничек карармын?! – дигән мобилизацияләнүче үзенең тормыш иптәшенә мобилизация турында игълан ителгән вакытта. Лилиана вөҗданының аңа башкача эш итәргә рөхсәт итмәячәген аңлаган, аны җибәргән һәм шуннан бирле айлар, көннәр, сәгатьләр һәм минутлар санап, сабыр гына өйдә көтә.
 

Олы ихтирам күрсәтеп
7 августта Лилианага 32 яшь тулды. Гаиләнең яңа әгъзасының тууы һәм туган көн бәйрәме  уңаеннан яшь ана янына хөрмәтле кунаклар делегациясе килде. Алар – район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле  Сәрия Сабурская, Россия Герое Иван Додосов, безнең районда ТР буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау дәүләт фондының социаль координаторы Физалия Никитина. Алар аны бәйрәм белән котладылар һәм чәчәк бәйләме,  бүләкләр тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: безненгерой