Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар оборонасы сигналы ишетсәң ни эшләргә

Халык гадәтән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта үзеңне ничек тотарга икәнен белергә тиеш.

«Барыгызның да игътибарына!»

Өзек-өзек сирена тавышы ишетсәгез килеп туган хәл һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы хәбәрне тыңлагыз. Алынган мәгълүматны күршеләрегезгә җиткерегез.

Һава сигнализациясе

Утны, газны, суны, җылыту приборларын сүндерегез. Тәрәзәләрне һәм ишекләрне нык итеп ябып куегыз.

Химик сигнализация

Ишектәге, җилләткечтәге тишекләрне томалагыз. Документлар, аптечка, кирәкле әйберләр, азык-төлек һәм суны запас белән әзерләп куегыз.

Радиация куркынычы

Якындагы саклагыч корылмага, җир астындагы бинага кереп яки башка җир асты транспорты корылмаларында, шул исәптән метрополитенда яшеренегез.

«Тәмам!» сигналы

Яшәү яки эш урынына кире кайтыгыз. «Барыгызның да игътибарына!» дигән сигнал кабатлануга әзер булып торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса