Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.
2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнә.
Парламент сәгатендә министр искә төшергәнчә, 2022 елда пенсияләрне арадаш индексацияләү уздырылган. Шулай итеп, июньдә Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алар 10 процентка арткан.