Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме, күңелләр генә картаймасын...

Безнең районның, гомумән, бөтен илнең күп кенә кешесе елның-елында яңа тормыш башлауны, спорт яки иҗат белән шөгыльләнүне һәм башка зур планнарын киләсе көнгә калдырырга күнеккән.

Чөнки һәммәбезнең дә көне эш-мәшәкатьләр белән сизелми дә үтеп китә, барысын да эшләп өлгерергә вакыт та җитми. Ә менә пенсиягә чыккач, боларның барысын да эшләр өчен бик яхшы мөмкинлек килеп туа. Безнең районда яшәүчеләрнең дә актив тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Беренче октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Бөтен Россиядә һәм әлбәттә инде, безнең районда да бу көнне традицион рәвештә Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Бу ветераннарга, пенсионерларга, "алтын парларга" зур ихтирам күрсәтү чоры. Картлыкны юкка гына алтын көз белән тиңләмиләр. Бу бит өлкәннәребезнең тормышларын төрлеләндерү өчен дә менә дигән чор.

Әгәр сез пенсиягә чыккансыз һәм көч-куәтегез ташып тора икән, бары тик дөрес юнәлеш кенә сайларга кирәк.

- Россия Федерациясе Пенсия фонды үзенең социаль партнерлар белән инде берничә ел рәттән республиканың торак пунктларында берничә проектны тормышка ашыра, - диде район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов. - Питрәчлеләр арасында иң популяры - Өченче яшь университеты - пенсионерларны компьютердан файдаланырга өйрәтү курслары. Аларга үзлекләреннән заманча компьютер технологияләренә төшенү авыр. Ә курсларда педагог барысын да практикада күрсәтә, аңлата. Бу аларга интернет аша аралашу, яңа шөгыльләр табу, файдалы белем алу һәм башкалар өчен юл ача. Районда Өченче яшь университеты аша инде 230 кеше үтте. Һәм менә хәзер бездә тагын 23 кеше интернетны үзләштерергә әзер, тиздән яңа курс башланачак. Сүз уңаеннан, әле кеше җыю тәмамланмады, без компьютер курслары белән кызыксынган пенсионерларны чакырып калабыз. Моннан тыш, "Сәламәт тормыш рәвеше" курсларын ачарга планлаштырабыз, анда пенсионерлар үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәнәчәк, дөрес туклану турында беләчәк, физкультура белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук "өченче буын" укучылары өчен "Хокук белемнәре мәктәбе" үз ишекләрен ачачак.

Әгәр укырга теләмисез икән, бәлки үзегезне иҗатта сынап караргадыр?

Интернет аша иҗади кешеләр үзләре өчен бик күп мастер-класслар, конкурслар, төрле идеяләр алырга мәмкин. Монда бик күп төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнергә мөмкин, мәсәлән, конфет кәгазьләреннән, бакчада үстерелгән яшелчәләрдән.

Районның һәр авыл мәдәният йортларында да декоратив-кулланма сәнгать юнәлеше буенча клуб формированиеләре бар, шулай ук вокаль ансамбльләр эшли. "Зәбәрҗәт", "Калинушка", "Рябинушка", "Җәүһәр" яки "Яшь йөрәкләр" ансамбльләре һәркемгә яхшы таныш.

- Әгәр кешенең таланты һәм теләге бар икән, нишләрп бу инициативаны хупламаска ди, - диде район ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина. - Бүгенге көндә Фәһимә апа кебек талантлы кешеләр бар, ул 90 яшендә дә рәхәтләнеп район сәхнәсенә чыгып җырлый. Бездә башлангыч ветераннар оешмаларында талантлы, актив пенсионерлар бик күп. Быел илебезнең, республикабызның, районыбызның ветераннар оешмаларына 30 ел була.

Бу өч дистә ел эчендә без бик күп эш башкардык һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, олыларга ярдәм итәбез, төрле чаралар һәм акцияләр үткәрәбез. Үзебезнең матур традицияләребез дә бар - районның озын гомерле кешеләрен-юбилярларны котмлаулар, "алтын парларны" хөрмәтләү, ункөнлек уңаеннан үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәсе, авыл җирлекләрендә төрле чаралар һәм башкалар. Боларның барысы да быел да оештырылачак.

Сүз уңаеннан, ункөнлек кысаларында ветераннарга волонтерлар, яшьләр, мәктәп укучылары, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре ярдәм итәчәк: "Ветераннарга - ветеран игътибары", "Янәшәдә генә ветеран яши" рспублика акцияләре, "Уңайлы йорт" район акциясе үткәреләчәк. Бу ветераннар өчен социаль хуплау һәм йорт эшләрендә адреслы ярдәм.

Пенсионерларга актив тормыш алып баруның, сәламәт булуның һәм озак яшәүнең башка ысулларын да тәкъдим итәләр. Мәсәлән, моның өчен район үзәк хастаханәсендә ел саен бушлай диспансеризация үткәрәләр, ә "Кайгырту" социаль үзәгендә фитнесның файдалы төренә, Скандинавия йөрүенә өйрәтәләр. "Милләтләр кроссы" һәм "Россия чаңгы юлы" кебек Бөтенроссия сәламәтләндерү чараларында да ветераннар һәм пенсионерларның катнашуына шат кына булачакбыз. Шулай ук районда Өлкәннәр ункөнлегендә "Көзге стартлар" пенсионерлар спартакиадасы кысаларында, ярышлар үткәреләчәк.

Лаеклы ялда булуларына карамастан, эшсез утырырга күнекмәгән пенсионерлар өчен район мәшгульлек үзәге октябрьнең икенче яртысында "вакансияләр ярминкәсе" үткәрәчәк. Бу турыда район газетасы аша өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Иң мөһиме, күңел картаймасын, шул чакта үз-үзеңне үстерү өстендә эшләү, актив тормыш алып бару теләге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса