Яллардан соң Татарстанга кискен салкыннар киләчәк
Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.
Алдагы ялларда Татарстанда атлантик циклоннар йогынтысында урнашкан аномаль җылы һава торышы сакланачак. Әмма киләсе атна башында ук Республикада кискен суыта.
Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 ноябрь, төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылына. Шулай итеп, температура фоны нормадан 6-7 градуска югарырак булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, «Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, шуннан соң Республика Урал артыннан китә торган циклонның тыл өлешенә эләгә». Җил юнәлешен көнбатыштан төньякка таба үзгәртә, шул рәвешле ул Арктика һава массаларына юл ача.
Вакыты белән явым-төшем булачак: 14 ноябрь, дүшәмбе көнне, җепшек кар һәм карга әверелә торган яңгыр буларак; 15 ноябрь, сишәмбе көнне, – кар рәвешендә. Шул ук вакытта көчле җил исә, юлларда бозлавык була.
Моннан тыш, температура фоны кискен төшә: 14 ноябрьдә көн дәвамында -3..+2 градуска кадәр көтелә, 15 ноябрь көнне нульдән -2..-7 градуска кадәр суыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа