Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә питрәчлеләр 112 номерына 481 тапкыр шалтыраткан

Питрәчлеләр ашыгыч хезмәт телефон номерларын ничә тапкыр һәм нинди сәбәпләр аркасында җыйган?

Безнең күбебез Яңа ел каникулларында рәхәтләнеп ял итте. Табиблар, янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләренә генә мондый яллар сирәк эләгә. Чөнки аларның ярдәме теләсә кайсы минутта кирәк булырга мөмкин. Ашыгыч хезмәтләр номерларында беренче булып 01 янгын күзәтчелеге тора. Чыннан да, янгын иң куркыныч бәла-казаларның берсе, ул кешенең берничә минут эчендә бөтен мөлкәтен юк итәргә һәм хәтта гомерен өзәргә мөмкин. Яңа ел бәйрәмнәрендә районда өч янгын булган. Питрәч авылында мунча, Кибәк Илендә кош фермасы, Көектә торак йорт янган. Соңгы гадәттән тыш хәл күп балалы гаиләгә зур зыян китерә. Алар йортсыз калды. Матди зыян ике миллион сум тәшкил иткән, йорт иминиятләштерелмәгән була. Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

30 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр Эчке эшләр министрлыгының кизү тору частена 147 хәбәр килгән. Питрәчлеләрнең җитди сәбәпләр белән беррәттән полиция хезмәткәрләрен котлау өчен 02 номерын җыю очраклары да булган. “Алло, полиция? Яңа ел белән!” – дип шалтыратканнар. Мондый шалтырату яхшы ниятләрдән булса да, алар моны эшләмәскә киңәш итә. Чөнки башка урында кешегә чынлап та ярдәм кирәк булганда, сез линиядә тоткарлык тудырырга мөмкинсез.

Безнең районда кышкы каникулларда ашыгыч ярдәм 431 тапкыр чакырылган, шуларның 123е – балалар, 308е – олылар өчен. Кышкы салкыннарда күпләрне йөткерү, төчкерү, борынның тыгылуы һәм салкын тиюнең башка билгеләре борчый. Бу очракларда тән температурасыннан чыгып эш итәләр. Әгәр ул 39га якынлашса, табиблар ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш итә. 03 номерын җыеп 194 кеше ОРВИдан зарланган. Җитди авырулар, йөрәк авырулары буенча тугыз кеше мөрәҗәгать иткән, аларның алтысында инсульт, өчесендә инфаркт булган. Тагын тугыз кеше табибларны чакыруның сәбәбен травма дип атаган. Өч тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы юл-транспорт һәлакәтенә чыккан.

Бердәм диспетчерлык хезмәтенә беренче гыйнвардан сигезенче гыйнварга кадәр 481 хәбәр килгән, шулардан янгын сүндерү бүлеге буенча – 8, Эчке эшләр министрлыгы – 64, район үзәк хастаханәсе – 347, электр белән тәэмин итү – 10, газ хезмәте – 11, юлларны чистарту – 3, юлтранспорт һәлакәтләре – 23, торак-коммуналь хуҗалык – 4, ялган чакыру – 3.

– Яңа ел бәйрәмнәре, гомумән, тыныч үтте. Питрәчлеләр һава шартлары һәм пиротехник әйберләрне кайда кулланырга ярый-ярамавы турында алдан ук кисәтелгән иде, – диде районның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса