Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов Питрәч районы хатын-кызларын 8 Март белән котлады

Кадерле хатын-кызлар!

Иң матур, иң сөйкемле, белемле һәм акыллы, талантлы һәм максатчан хатын-кызлар безнең районда яши. Сезнең яратуыгыз һәм кайгыртуыгыз якыннарыгызны көчлерәк итә, аларга үз көчләренә ышаныч бирә. Сез иң катлаулы бурычларны җиңел хәл итәсез, хатын-кыз башкарган һәр эшнең уңыш китерәчәгенә дәлил булып торасыз.

Бүген хатын-кызлар ир-атлар белән бер тигез эшлиләр, тормышның барлык өлкәләрендә катнашалар, төрле эшчәнлек өлкәләрендә һөнәри биеклекләргә ирешәләр, шул ук вакытта йорт учагын саклаучылар булып калалар.

Яраткан әниләребез, хатыннарыбыз һәм апаларыбыз барлык изгелекләрегез, яхшылыкларыгыз өчен без сезгә бурычлы.

Күңелегездә һәрчак яз булсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңыш сезнең тугры юлдашларыгыз булсын! Бу искиткеч бәйрәмнең җылысы күңелләрегезне җылытсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса