Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов редакция коллективын район газетасы юбилее белән котлады

Хөрмәтле “Вперед” район газетасы редакциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Район газетасының беренче саны чыгуга 90 ел тулу уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез.
Сезнең газета район халкының язмышын, аның биографиясен һәм барлык мөһим һәм актуаль вакыйгаларны яктыртучы басма. Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән,
чөнки гражданнарыбызның тормыш позициясен формалаштыру нәкъ менә сезгә бәйле. Һәрбер эшкә иҗади каравыгыз ярдәмендә сез журналистиканың иң яхшы традицияләрен саклауга һәм үстерүгә аерым өлеш кертәсез. Сезнең потенциал чиксез, бу газетаның елдан-ел үзгәреп торуыннан күренә.
Иң мөһиме – күп еллар дәвамында район газетасының үз укучысына барып җитүе һәм безнең районда төп мәгълүмат кыры булып торуы.
Газета редакциясенең барлык хезмәткәрләренә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, кызыклы һәм якты эшләр, иҗади уңышлар, илһам һәм укучыларыгызның ихтирамын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса