Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары буенча
Питрәчтә исерек килеш машина йөрткән шоферларны хөкем иттеләр.
Питрәч суд районы җәмәгать судьясы карары белән Абдрахманова А.Т., Мадатов А.А. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр - алар транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән.
Хәбибуллин Р.Р., Мокрушин К.И. исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылдылар.
Питрәчлеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнде.