Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искәндәр Галиәскәров «Татарстанның барлык шәһәрләрен дә йөреп чыктым»

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Беренче класслы шофер Илгизәр Галиәскаров үзенең балачактагы хыялын - машина йөртүче булу теләген тормышка ашыра һәм ул инде кырык елдан артык руль артында. Аның әтисе Илдус абый 25 ел Вахитов исемендәге колхозда шофер булып эшләгән. Кечкенә чагында ул уллары Илгизәр белән Илфатны үзе белән рейсларга ала торган булган.

Мин олырак, шуңа күрә әти мине үзе белән күбрәк йөртте, - дип искә ала Илгизәр Илдусович. - Без машинада гына йөрмәдек, ярдәм дә иттек. Ул чакта үзбушаткычлар аз иде, без әти һәм аның ярдәмчесе белән ашлыкны кузовтан бушаттык, аннары кырдан ындыр табагына кайтканда ашлык коелмасын өчен брезент белән каплый идек. Әти төнлә ашлыкны элеваторга алып барганда, мин дә аның белән бара идем. Кечерәк чакта туктап торган машинаның рулен борып уйный идек, үзебезне машина йөрткән кебек хис итә идек. Ә бераз үсә төшкәч, әти безне машина йөртергә өйрәтте. Нәтиҗәдә, без икебез дә машина йөртүче булдык, - дип уртаклашты ул.

Илгизәр Илдус улы үзенең туган мәктәбендә машина йөртү таныклыгы ала, анда ул чакта «В» һәм «С»категорияле машина йөртүчегә укып була иде. Мәктәп елларын искә алып, ул чакта Шәледә хоккейның киң үсеш алуы турында әйтеп узды. Ә ул район җыелма командасы әгъзасы була, команда белән республика шәһәрләре һәм торак пунктлары буйлап күп йөрергә туры килгән аңа. Армиядә чит илдә автобатта хезмәт итә, бүлекчә командиры була һәм хәрби КамАЗ йөртә. Демобилизациядән соң туган авылына кайта, Ильинка авылында ярдәмче хуҗалыкка машина йөртүче булып урнаша. ГАЗ-53 бензин ташу машинасында эшли. Казан нефть базасыннан ягулык-майлау материаллары ташый һәм басуларда эшләгән техникага ягулык сала. Бер үк вакытта өстәмә рәвештә тракторчымашинист таныклыгы да ала. 1985 елда авылдашы Фәридәгә өйләнә. Шул ук елны яшь гаиләгә Ильинкада фатир бирәләр. Алар ике малай тәрбияләп үстерәләр. Малайлар бабалары һәм әтиләре юлыннан китми, үзләренә башка һөнәр сайлаганнар. Алар әти-әниләренә өч онык бүләк иткән.

Ярдәмче хуҗалык таркалганнан соң, Илгизәр Илдус улы Казанда күпмедер вакыт авыр йөк машиналары йөртүче булып эшли. 2010 елда Шәлегә кайта, кабат КамАЗ шоферы булып җирле авыл хуҗалыгы предприятиесенә урнаша.

Безне еш кына командировкага җибәрәләр. Мин Татарстанның барлык шәһәрләрен дә йөреп чыктым. Бүген Балык Бистәсе районыннан Казан элеваторына ашлык алып барам. Иртә китәбез, кич кенә кайтабыз. Җәен көне буе басулардан ашлык ташыдык, ә төнлә Коркачык элеваторына икмәк озаттык. Мин әти юлын кабатлыйм. Хәзер безнең хуҗалыкта кырлар күп, кайберләре илле километрдан артык ераклыкта урнашкан. Агымдагы елның язында миңа һәм хезмәттәшем Рәдиф Әхмәтшинга яңа КамАЗлар бирделәр. Яңа заманча техникада эшләү үзе бер рәхәт. Мин әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим, эшем миңа шатлык китерә, рәхәтлек бирә, – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса