Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл фаҗигасендә һәлак булган питрәчленең әнисе улы турында истәлекләре белән уртаклашты

Узган елның апрелендә Казанда булган коточкыч авария турындагы хәбәр бөтен кешене тетрәндерде. Анда безнең районнан өч яшь кешенең гомере өзелде, бер кыз авыр зыян күрде.

Юл фаҗигасендә һәлак булган яшь хоккейчының әнисе Марина Астраханцева улы Даниил турында истәлекләре белән уртаклашты.

Руль артында 19 яшьлек Ранель булган. Машина Зорге ягыннан Танковая урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә баганага килеп бәрелә. Ранель һәм аның янында утырган 20 яшьлек Диана шунда ук һәлак була. 19 яшьлек Даниил һәм 17 яшьлек Камила авыр зыян күрәләр. Тимер өеменә әйләнгән машинадан аларны коткаручылар чыгара һәм табибларга тапшыра. Реанимациядә 14 сәгать яшәү өчен көрәшкәннән соң Даниилның да гомере өзелә.

– Төнлә таныш булмаган номердан шалтыраттылар. “Марина, безнең балалар юл һәлакәтенә эләккән, икесе шунда ук үлгән, ә Даниил белән Камила исән”, диде бер хатын-кыз. Мин бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга теләмәдем. Ялгыш шалтыраттылар дип уйладым. Даниил очрашып йөргән кызның исеме Камила түгел! Дуслары арасында да Камила юк, бу ялгыш хәбәр дип, мин шунда ук трубканы куйдым, – дип калтыранган тавыш белән сөйли башлады Даниилның әнисе Марина Астраханцева фаҗигале көн вакыйгалары турында.

Ленино-Кокушкинодан Ранель һәм Даниил машинага утырып көндез үк чыгып киткәннәр. Алар аерылмас дуслар булган. Мәктәптә бер сыйныфта укыганнар, бергә колледжга укырга кергәннәр. Казанда беренче уку елында бергәләп ялланган фатирда яшәгәннәр, аннары Даниилның әбисе янына күчкәннәр. Ул студент егетләргә иртәнге аш әзерләп, аларның кайчан кайтуларынкитүләрен барлап торган. Җәйге каникулда егетләр өстәмә акча эшләү нияте белән кафега урнашалар. Һәм бу фаҗигале якшәмбе аларның эш көне була. Үч иткәндәй бу көнне аларны эштән иртәрәк җибәргәннәр. Егетләр төнге шәһәр буйлап машинада йөреп кайтырга уйлыйлар…

Ул төнне телефон икенче тапкыр шалтырагач, Марина трубканы ала. Шуннан соң алар ире белән Ранельнең әнисен дә кереп алып, һәлакәт булган урынга баралар. Бу вакытта Даниил белән Камиланы инде ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән була…

– Асфальтта ике баланың мәетен күрү коточкыч хәл. Беркемгә дә моны күрергә язмасын. Без төн буе хастаханәдә утырдык, иртән өйгә кайтып килергә булдык. Кире килгәч безгә Даниилның үлгәнен хәбәр иттеләр, җәрәхәтләре авыр, яшәрлек түгел иде, диделәр. Яшәү өчен 14 сәгать көрәшә алуын да, организмының көчле булуы белән аңлаттылар. Ул спортчы, хоккейчы иде бит. Башына җитди зыян килгән. Гомер буе башын сакладык, ул һәрвакыт каска киеп йөрде. Хәзер мин аның хоккей шлемын саклыйм, күз алдында гына тотам, аңа беркемгә дә кагылырга рөхсәт итмим. Миңа: “Алып куй, ул бит сиңа һәрвакыт аның турында искә төшереп тора”, диләр. Ә миңа аның турында искә төшерергә кирәкми, минем аны бер минутка да онытканым юк. Әгәр дә ул хәзер безнең белән түгел икән, ул минем улым булудан да туктады дигән сүз түгел бит, – диде ана.

Марина һәм Павел Астраханцевларның өч уллары бар, күптән түгел аларның оныклары туган. Даниил хәзер әнисенең истәлекләрендә яши.

– Ул балачактан ук бик кызыксынучан малай булды, аны бер генә минутка да игътибарсыз калдырырга ярамый иде. Агачның да иң биегенә, иң очына менәргә кирәк иде аңа. Энесе тугач, аны шунда ук кулларына алды, бик яратып карады. Ул инде чын мәхәббәтен дә очраткан иде. Миңа үзенең кичерешләре, хисләре турында сөйләде, яраткан кызына нәрсә бүләк итәргә, ачуланышкач ничек дуслашырга икән дип киңәшләр сорый торган иде. Безнең йорт һәрвакыт аның барлык дуслары өчен очрашу урыны булды. Алар безнең янга җыелдылар, аралаштылар, мунчага йөрделәр, бездә кунарга да калалар иде. Мин аларга бернәрсәне дә тыймадым. Алар нәрсә ярый, нәрсә ярамаганны үзләре аңлый иде. Хәзер дә аның дуслары безгә хәл белешергә килә, ә мин аларга: “Балалар, үзегезне саклагыз, әти-әниегез турында уйлагыз”, дим.

Даниил бик позитив, көр күңелле егет иде, мин аның безнең кайгыдан елап утыруыбызны күрүен теләмәс идем. Бу аңа ошамас иде. Вакыт дәваламый, вакыт узу белән хәзер гомер буе шушы ачы хәсрәт белән яшәячәгеңне аңлыйсың. Аллага шөкер, дусларыбыз бар, алар безне һәрвакыт каядыр чакыралар, өйдән чыгарырга тырышалар, без һәрвакыт ниндидер чараларга йөрибез. Кайберәүләр безне моның өчен гаепли дә, хәзер мин моңа игътибар итмәскә өйрәндем, иң мөһиме, без нәрсә эшләгәнебезне беләбез һәм берберебезне аңлыйбыз. Көндез мин эшлим, шәмнәр ясыйм, пуфлар бәйлим, һәрвакыт үземә шөгыль табарга, бер минутымны да буш калдырмаска тырышам, ә аннары кабат төн җитә... Күңелне тагын ачы хәсрәт биләп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса