Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә район оешмаларының эш графигы турында

Бүген питрәчлеләрнең урамга чыгу өчен сәбәпләре күп түгел, бары кибеткә, даруханәгә барып килергә генә мөмкин.

Медиклар, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре, бу атнадан башлап төзүчеләр, беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатучылар, почта бүлекчәләре хезмәткәрләре, хакимият, хокук салау органнары вәкилләре генә үз-үзләрен изоляцияләү режимын бик нык сизмиләр, чөнки эшләүләрен дәвам итәләр. Укучылар соравы буенча без берничә оешмага шалтыраттык һәм бүгенге көнгә кадәр кемнең эшләвен, ә кемнең үзизоляциягә киткәнен белдек.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсенең участок табиблары кабул итүләр үткәрәләр, чакырулар буенча урыннарга чыгалар.
«Водоканал» хезмәткәрләре гражданнарны кабул итүне туктатты, халык белән дистанцион рәвештә эшли. Түләүләр буенча дүшәмбе-шимбә көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр исәп-хисап бүлегенә 3-00-28 номерына шалтыратырга кирәк. Барлык башка сораулар буенча гаризаларны тәүлек буе 3-07-88 номеры буенча диспетчерлык хезмәте кабул итә. Дежур бригада җитешсезлекләрне бетерү буенча чакыруларга чыга.
«Татэнергосбыт» ААҖнең Идел буе бүлекчәсенең Питрәч филиалы 15 апрельгә кадәр клиентларга хезмәт күрсәтүне туктатты. Әлегә бу срокны озайтачаклары билгеле түгел. Хезмәтләрне дистанцион сервислар аша – дәүләт хезмәтләре порталында, «Татэнергосбыт» АҖ сайтында шәхси кабинетта тапшырырга яки түләргә кирәк. Счетчик номерларын шулай ук счет-квитанциядә күрсәтелгән клиент хезмәте күрсәтү офисының телефоннары буенча да кабул итәләр. Хезмәт өчен терминаллар һәм онлайн-банклар аша да түләргә мөмкин.
Идарәче компанияләр гадәти режимда эшлиләр. Дежур бригадалар, авария хезмәтләре үз эш урыннарында.
Күп функцияле үзәк коллективы тулы составта 12 апрельгә кадәр үзизоляциягә китте. Алга таба эш режимы санитар-эпидемиологик хәл буенча билгеләнәчәк.
Салым хезмәте сорау белән килүчеләр өчен вакытлыча ишекләрен япты. Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында 50дән артык онлайн-сервис ачык, алар салымнар буенча теләсә нинди мәсьәләне читтән торып хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли. Мәктәпкәчә учреждениегә үз-үзеңне изоляцияләү режимына кагылмаган өлкәдә эшләүче әти-әниләрнең балалары йөри ала. Әйтик, ана өйдә булса, бала да өйдә булырга тиеш.
Татарстан Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм идарәләрендә кабул итү бары тик алдан язылу һәм РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә шәхси кабинет аша алырга ярамый торган хезмәтләр буенча гына алып барыла. Сез 8 843 67 3-04-78 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Питрәч район үзәк хастаханәсендә дә олылар өчен дә, балалар өчен дә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризациясе вакытлыча туктатылды. Шулай ук диспансеризация уздыру өчен 65 яшьтән олырак пациентларны медицина оешмаларына китерү һәм планлы госпитализацияләү туктатылды. Поликлиникада һәм стационарда ашыгыч һәм кичектергесез авыруларга ярдәм күрсәтелә.
Район үзәгендәге “Ак барс” һәм “Сбербанк” бу атнада гадәти режимда эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса