Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
19 ноябрьдә Казан үзәгендә урнашкан «Галиәсгар Камал исемендәге театр» җәмәгать транспорты тукталышына яңа исем бирелә – «Иске Татар бистәсе».
Бу карар театрның Һади Такташ урамындагы яңа бинага күчүе белән бәйле. Шәһәрнең Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, яңа исем тукталышның тарихи район янында фактик урнашуына туры килә һәм шәһәр халкы һәм туристлар өчен навигацияне гадиләштерергә ярдәм итәчәк.
Үзгәреш 18 автобус маршрутына – 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 23, 30, 31, 35, 35а, 47, 54, 56, 71, 72, 74, 91 номерлы автобусларга, – шулай ук 3, 5 һәм 7 нче номерлы троллейбусларга кагылачак. Транспорт предприятиеләре электрон һәм стационар таблоларны үзгәртә һәм автоинформаторларны яңадан яздыра башлады инде.
Мэриядә билгеләп үтүләренчә, үзгәрешләр җәмәгать транспорты хәрәкәте расписаниесендә чагылыш тапмаячак. Шәһәр халкына сәфәрләрне планлаштырганда яңа атаманы исәпкә алырга киңәш иттеләр.