Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә
Казан мэры Илсур Метшин Туризм үсеше комитетының яңа җитәкчесе итеп Санкт-Петербургтан «АГНА» компанияләр төркемен оештыручы һәм идарәче партнеры Александр Шавлиашвилины билгеләде.
Шавлиашвили Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы вазыйфасына ачык конкурста катнашкан, һәм бу постны алмаса да, жюри хөкеменә туризм өлкәсен үстерү буенча тәкъдимнәре белән истә калган. Метшин аның максаты – Казанга килүче туристлар агымын 2030 елга 6 миллион кеше дәрәҗәсенә җиткерү икәнлеген искәртте.