Бу хакта Казан аэропорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Бүген томан аркасында Казанга очучы берничә самолет запас аэродромнарга китәргә мәҗбүр булган.
Шарм-эль-Шейх һәм Дүшәнбедән рейслар Түбән Новгородка, ә Мәскәүдән очып киткән ике рейс Ульяновск һәм Чебоксарга юл тоткан.
Хәзерге вакытта аэропортта тоткарланган рейслар пассажирлары белән авиакомпанияләр вәкилләре эшли. Балалы пассажирларга ана һәм бала бүлмәсендә урыннар бирелә.
«Мондый очракларда запас аэродромга китү турындагы соңгы карарны һәрвакыт һава судносы командиры кабул итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.