Көектә күп функцияле үзәк мобиль офисы эшләячәк
Җәмгыять

Көектә күп функцияле үзәк мобиль офисы эшләячәк

Анда КФҮнең Питрәч филиалында күрсәтелә торган барлык хезмәтләрне дә алырга мөмкин.

Көектә яшәүчеләр өчен күп функцияле үзәк мобиль офисы эшләячәк.

Иртәгә, 13 июльдә, күчмә офис Көеккә юл тотачак (Южная урамы, 79 нчы йорт, "Айк" кибете, 2 нче кат). Эш вакыты: 8дән 16 сәгатькә кадәр.