Керәшен Сәрдәсе җирлегендә барлык авыл эчендәге юлларга вак таш җәелде
Эшләр үзара салым программасы ярдәмендә башкарылды
.jpg)
Бу авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр һәм Иксуар. Монда биш йөзгә якын кеше яши, һәм алар ел саен үзара салым буенча республика программасында актив катнашалар.
– Узган ел Керәшен Сәрдәсендә республика ярдәме белән бергә 617500 сум акча җыелды, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов. – Җыелган акчаларның нинди максатларга тотылачагын гражданнар җыенында хәл иткән идек. Беренче чиратта авыл мәдәният йорты янында ачык сәхнә урнаштырдык, чөнки безнең авылда яшәүчеләр халык традицияләрен онытмый һәм чараларда бик рәхәтләнеп, актив катнаша. Төп массакүләм чаралар да монда, авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, уза. Бездә берничә ансамбль бар, ел саен Керәшен Сәрдәсендә “Сәярфест” фольклор фестивале уза. Мәсәлән, быел анда республиканың сигез районыннан уннан артык ансамбль катнашты. Шуңа күрә сәхнә бик кирәк иде. Безнең хәзер сәхнә өчен баннерлар ясыйсы һәм светомузыка өчен электр үткәрәсе генә калды.
Иң мөһиме – Керәшен Сәрдәсендәдә, Көлкәмәрдә дә юллар проблемасын хәл иткәннәр. Ике авылда тугыз урам бар һәм аларның барысында да юлларга вак таш җәелгән.
– Быел Татарстан урамында калган 140 метр арага, шулай ук чишмәгә кадәр 100 метр юлга һәм Совет урамындагы күпергә вак таш җәелде, – дип сүзен дәвам итте Николай Васильевич, – республика программасы буенча Питрәч-Янсуар трассасыннан авыл зиратына кадәр юлга асфальт салынды.
.jpg)
Бүгенге көндә Көлкәмәрдә 63 кеше яши, монда республика ярдәме белән барлыгы 315000 мең сум акча җыелган. Акчаның төп өлешен водокачка өчен тотканнар, торбаларны алыштырганнар, янгын гидранты урнаштырганнар. Мәктәп һәм Түбән урамнардагы юлларга вак таш җәюне тәмамлаганнар.
- Октябрь ахырында ике авылда узган гражданнар җыеннарында киләсе елга үзара салым программасы буенча җыелачак акчаларны ничек файдалану буенча яңа карарлар кабул иттек. Көлкәмәрдә водокачкада суны тагы да тирәннәнрәк суырту өчен су насосын тирәнгәрәк урнаштырачакбыз. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәлендәге мемориаль тактаны яңартачакбыз. Керәшен Сәрдәсендә дә һәйкәлне яңартачакбыз, мемориаль тактага сугышта катнашкан барлык якташларыбызның исемнәрен язачакбыз. Әлбәттә, башка проблемаларны да онытмыйбыз, тугыз урамда 85 фонарь яна, янып чыккан лампочкаларны вакытында алыштырырга кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең яшьләр дә авылга актив ярдәм итә, кемдер үз техникасы, кемдер акча белән. Мәсәлән, чиркәүнең түбәсен яптык, чишмәдәге купельне ремонтладык, Качмануда суга чумылу өчен чишмә янында буа ясарга телибез. Хәзер безнең төп хыялыбыз – көпчәкле трактор сатып алу, моның өчен республика грантын отарга кирәк. Шуңа тырышачакбыз, - дип сүзен йомгаклый Николай Васильевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia