Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек ветеран

Шушы көннәрдә Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче пенсионер укытучы Никифоров Николай Петрович үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул, Сәрдә мәктәбендә 48 ел балалар укытып, быел пенсиягә чыкты. Шул уңайдан үзенең туганнарыннан һәм коллегаларыннан бик күп котлаулар кабул итте.

Мәктәптә эшләү дәверендә ул үз эшенең остазы булды. Эшкә карашы, балаларны яратуы ата-аналар һәм   барлык кешеләр белән  һәрвакыт  ихлас мөнәсәбәттә булуы белән ихтирам казанды. Николай Петрович  мәктәптә завуч, Сәрдә кустына кергән Татар Казысы, Янсуар, Кибәч һәм Чыты мәктәпләренең математика буенча методик берләшмәнең җитәкчесе һәм 13 ел мәктәп директоры вазифаларын уңышлы гына башкарды. Район математиклар берләшмәсенең дә бик актив әгъзасы булды. Ул ачык йөзле, киң күңелле булуы белән аерылып торды. Семинарларда, методик берләшмә утырышларында  чыгыш  ясаучыларга шигъри юллар белән мөрәҗәгать итеп, җыелышларны бик җанландырып җибәрә иде.
Ул авыл үзешчәннәре арасында да һәрвакыт үз кеше булды. Алар белән бергә гармунда уйнап, җырлап кешеләргә шатлык өләште,  райондагы һәм республикадагы Питрәч бәйрәмнәрендә актив катнашты.
Мәктәптә һәм районда үткәрелгән спорт ярышлары аның катнашыннан башка узмагандыр, мөгаен. Ул тормыш иптәше Анна Григорьевна белән чаңгы ярышларында күп тапкырлар район чемпионы булды. Николай Петровичның Казанда узган спорт  ярышларында да  катнашканы булды.
Никифоровның юбилей  кичәсендә районның мәгариф бүлегеннән һәм күрше мәктәпләрдән килгән математика  укытучылары катнашты. Мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Дарья Павловна юбилярны бик җылы котлады һәм район башлыгының мактау грамотасын тапшырды. Район мәгариф бүлеге хезмәткәре Миләүшә  Яруллина, Питрәч 1 нче  мәктәбенең математика укытучылары Долгова Л.П., Вараксина Е.М., ветеран укытучы  Насыйбуллина Р.Р., Чыты  мәктәбеннән Гөлфәния Сәйфетдинова, Татар Казысы мәктәбеннән  Вафия Кәримуллина үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, Николай Петровичны юбилей датасы белән котладылар. Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Морозов Н.В. юбилярны кайнар котлады һәм  истәлекле бүләк -  картина тапшырды.
Никифоров Н.П. кичәдә катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә мәктәп һәм авыл тормышында катнашырмын дип ышаныч белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса