Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Хәйрия фонды ачарга хыялланам”

Без районның яшь һәм талантлы кешеләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген безнең төп героинябыз – “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Екатерина Карнаухова. Кызның эшчәнлеге приют кысалары белән генә чикләнми, ул төрле волонтерлык проектларында һәм программаларында да катнаша.

Екатерина Карнаухова Себердә туа, әмма салкын климат кечкенә балалар өчен бик үк туры килми, шуңа күрә аның әти-әнисе кояшлы Үзбәкстанга өстенлек бирә. Тагын ике елдан соң гаилә Россиягә әйләнеп кайта. Берникадәр вакыт Актаныш районында яшәп, алар Питрәч районы Иске Шигали авылына күчеп киләләр. Биредә ул 4-11 сыйныфларда укый, мәктәп елларында ук активист була, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша. Екатеринаның гаиләсе зур, тату – әти-әнисе һәм ике олы дәдәсе Дмитрий һәм Константин. Алар аны барлык башлангычларында хуплыйлар.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз медицина университетына социаль эш һәм югары шәфкать туташы белеме факультетына укырга керә. Анда 5 ел уңышлы укыгач, районга кайта. Ул инде бишенче ел "Шатлык"приютында эшли. Башта социаль педагог була, ә берникадәр вакыттан соң һөнәри яктан яңадан әзерлек уза һәм тәрбияче була. Екатерина укуын ташламый, хәзер ул КФУда "Мәктәпкәчә белем бирү белән идарә итү" факультетында магистратурада белем ала. 2014 елдан "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе активисты булып тора. Моннан тыш, ул даими рәвештә төрле форумнарда, социаль һәм мәдәни проектларда катнаша.
Шушы көннәрдә "Добро на Юге России" форумында быел Ростов өлкәсе территориясендә узган "Россия доброволецы-2019" конкурсы кысаларында, Екатерина ярымфиналист сертификаты алды.
- Мин студент чагында ук волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладым, "Наш выбор" волонтерлык үзәге җитәкчесе булдым, - ди кыз. - Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска булдым һәм, безнең районга кайткач, "Игелекле эшләр" проекты эстафетасын дәвам иттем. Приюттагы балалар белән бергә без өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз пенсионерларга ярдәм итәбез. Гади аралашу аларга зур ләззәт бирә. Шалтыратып, хәл турында сорасаң, алар инде шат. Аларга кайгырту һәм игътибар мөһим. Без балалар белән алар янында булганда, алар бәхетлерәк булалар. Мондый очрашулар балалар өчен дә файдалы. Безгә эләккән балалар еш кына күпне белми. Безнең приютта социаль-көнкүреш тернәкләндерү өчен махсус кабинет бар, анда тәрбияче аларны кулинария серләренә өйрәтә. Ә өлкән буын кешеләре бакчадагы чәчәкләрне, яшелчәләрне ничек карауларын күрсәтә. Аннары балалар үзләренең әти-әниләренә, нәрсәгә өйрәнгәннәрен зур горурлык белән сөйлиләр. Пенсионерлар балаларга бик тиз ияләшәләр, һәм миңа да алар белән аерылышу җиңел түгел. Безнең тәрбияләнүчеләр приюттан киткәндә, безгә шатлыклы да, бераз моңсу да.
Мин зур волонтерлык үзәге турында, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү өчен хәйрия фонды ачарга хыялланам.
Балаларны бик яратам! Минем өчен аларны бәхетле итеп күрүдән дә яхшырак нәрсә юк. Максатым – аларның күңелләрендә игелеклелек, ярдәмчеллек тәрбияләү, чит бәла-казага битараф булмаска өйрәтү, - дип уртаклашты Екатерина.
Кыз актив ял итәргә, балык тотарга, палаткалы турпоходларга йөрергә ярата. Ул Россиянең күп җирләрендә булган. Әмма иң зур казаныш итеп биеклектән курку хисен җиңүне саный. Хәзер ул һавада йөзү буенча 3 разрядлы спортчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса