Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күн авылында үзара салым программасы буенча эшләр дәвам итә

Биредә акчаны бөтен кеше дә тапшыра.

Районда үзара салым республика программасы буенча эшләр уңышлы дәвам итә. Аның иң актив катнашучылары - Күн авыл җирлегендә яшәүчеләр.

Быел безнең авыл җирлегенең барлык 3 авылы да үзара салым программасын кабат хупладылар, – дип сөйли Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов. – Уртак көч белән 365 мең 500 сум акча җыйдык, республика ярдәме белән гомуми сумма 1 млн 400 мең җыелды. Шуңа узган елдан калган 183 мең сум акчаны да өстәдек. Бу акчаларга Күндә күперне ремонтладык, урамнарга 19 фонарь урнаштырдык. Юлларга вак таш җәюне һәм ремонтлауны төгәллибез – Комсомольская һәм Конев урамнарында 618 метр арада эшләр төгәлләнде. 6 берәмлек техника эшләде, бу - грейдер, каток һәм 4 КамАЗ вак таш ташыды. Безнең авыл җирлеге ел саен үзара салым акчаларын җыю планын 100 процентка үти, шуңа да район хакимияте безгә 270 тонна вак таш бүлеп бирде, без аны Новая урамына 350 метр юлга түшәдек. Алда безне Әлбәден юлын ремонтлау, Кызыл Яшьләрдә су белән тәэмин итү эшләре көтә, - дип билгеләп үтте ул.

Конев урамында Тәнзилә Хәйруллина 30 елдан артык яши. Ул колхоз һәм мәктәп ашханәләрендә пешекче булып эшләгән. Билгеле булганча, пешекчеләр иртәдән эшкә киләләр һәм кичен соң гына өйләренә кайталар.

Ул вакытта юлдан йөрү бик авыр иде, бигрәк тә яңгырлардан соң. Урамнар начар яктыртыла, юллар торышы да бик начар иде. Хәзер кибеткә туганнарга, дусларга бер мәшәкатьсез барып кайтырга була. Җирлек башлыгы Рифгать Галимҗанович безнең үтенечләребезне беркайчан да кире какмый, безгә, ветераннарга, авылдашларга һәрвакыт ярдәм итә, һәм без дә аны хуплыйбыз, - диде пенсионер Тәнзилә Каюмовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса