Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көек авылында яшәүчеләргә шлагбаумнарны ирекле рәвештә сүтәргә киңәш ителә

Бу карарны район административ-техник инспекциясе кабул итте

Көек авылында шәхси секторның күп урамнарында яшәүчеләр шлагбаумнар урнаштырган. Бу законлымы һәм гадәттән тыш хәл вакытында ашыгыч хезмәтләр узуга комачауламасмы? Бу сорауларга район административ-техник инспекциясе (АТИ) башлыгы Нияз Шиһапов җавап бирде.

– Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча без җирлек башлыгы белән рейдка чыктык һәм хокук бозуларның чыннан да барлыгын теркәдек, – диде Нияз Шиһапов. – Күп урамнарның керү юлларында шлагбаумнар тора. Мөгаен, халык аларны акча җыеп урнаштыра, пультлар тарата һәм үзләре уза, ача ала, ә читләр – юк.

Уңайлымы? Уңайлы. Әмма, әңгәмәдәшебез ассызыклаганча, бу законсыз. Чөнки юл муниципаль, һәм аның буенча теләсә кем үз машинасында хәрәкәт итә ала. АТИ башлыгы әйтүенчә, проблема бер генә җирдә түгел – Көек авылыннан мондый шикаятьләр күп килә. Мисал өчен, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе, гадәттән тыш хәлдә ашыгыч хезмәтләр уза алырлармы, дип борчыла. Инспекциядә дә бу хакта уйланалар.

Пихтовая урамы, Көек авылы. / Люция Cираҗиева фотосы

– Юлларга шлагбаумнар кую янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, юл йөрү һәм төзекләндерү кагыйдәләрен боза. Анда сак юк, пропуск пункты юк, – дип раслый Нияз Шиһапов. – Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта бу ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен киртә булып тора, шулай ук янгынны башлангыч стадиядә сүндерү дә мөмкин булмаячак. Шул рәвешле кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырыла. Моннан тыш, бу киртәләр вакытында медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирми, махсуслаштырылган техникага, кичектергесез хезмәтләргә узарга комачаулый, шулай ук гражданнарның ирекле хәрәкәт итү хокукларын боза.

Район административ-техник инспекциясе карар кабул итте:

– Агымдагы елның декабрь азагында мондый шлагбаумнарны алу чаралары планлаштырылган, – дип кисәтә АТИ башлыгы. – Район халкына, аерым алганда Көек авылында яшәүчеләргә шлагбаумнарны ирекле рәвештә сүтәргә киңәш ителә. Бу таләпне үтәмәгән очракта конструкцияләр безнең тарафтан сүтеләчәк. Шул ук вакытта игътибар итүләрен телим, мәҗбүри демонтаж һәрвакыт диярлек конструкциягә зыян килү белән бәйле, шуңа күрә җиһазлар башка кулланып булмый торган хәлгә килергә мөмкин.

Законсыз шлагбаумнарны урнаштырган өчен физик затларга – 2 000 сумнан 5 000 сумга кадәр, юридик затларга 200 000 сумнан 1 000 000 сумга кадәр административ штраф каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса