Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
1 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр "Милли хәзинә" Идел буе халык иҗаты фестивале узды.
Конкурсны Казан федераль университеты оештырды. Фестивальдә төрле шәһәр һәм төбәкләрдән (Саратов, Самара, Ульяновск, Саранск, Уфа, Ижау һәм башкалар) 380нән артык укучы катнашты.
Көек авылының "Алгоритм" технология лицее укучысы Диләрә Зәйнуллина III дәрәҗә лауреат булды. Аның җитәкчесе - Ләйсән Уразаева.