Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көектән мобилизацияләнүченең гаиләсенә ноутбук тапшырдылар

Февраль башында район башлыгы Илһам Кашаповка мобилизацияләнүченең хатыныннан мөрәҗәгать килде

Питрәч районында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтү дәвам итә. 

"Тормыш иптәшемнең махсус операциягә китеп, авыр тормыш хәлендә калуыбыз сәбәпле, дистанцион эшләү өчен компьютер яки ноутбукка мохтаҗбыз! Шулай ук ул кызыбызга уку өчен дә кирәк..." - дип әйтелә заявкада.

Гаиләгә ярдәмне эшмәкәр Андрей Алексеев күрсәтә. Ул алар янына кунакка килде һәм ноутбук бүләк итте.

Хәзер Питрәч районына сентябрьдә мобилизацияләнгән гражданнар отпускка кайта башлады. Үзәк стадион янында аларны туганнары һәм якыннары каршы ала.

Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча кайтканнар өчен өйләренә кадәр трансфер оештырыла. Кайберәүләр балалар белән тизрәк очрашыр өчен турыдан-туры мәктәпкә баралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса