Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көектән рухани мобилизацияләнгән якташларына гуманитар йөк илтеп тапшырды

Руханиларның бурычы матди ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә күрсәтү.

Рухани, җиде бала атасы Виталий Беляев кайнар нокталар турында ишетеп кенә белми. Ул Сириядә Россиянең Хмеймим авиабазасында эшләргә, спецназ отряды составында Чечняда командировкада булырга да өлгергән. Ул Рязань һава-десант училищесы каршындагы руханиларны махсус әзерләү курсларын һәм күпкырлы спорт күнегүләре узган: аның каратэ буенча кара билбавы, бокс осталыгы бар.

– Без ай саен махсус операция зонасына барып республиканың төрле районнарыннан чакырылган егетләрнең хәлләрен белергә тырышабыз. Һәрвакыт хәзрәт белән бергә барабыз, чөнки мөселман хәрбиләре дә күп, – дип сөйләде Виталий атакай.

Руханиларның бурычы матди ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә күрсәтү.

– Махсус операция зонасында хәрби руханиларга ихтыяҗ бик зур. Күпчелек кешеләр монда Ходай турында уйлана башлый, шуңа күрә рухи чистарыну мөһим. Иман китапларын, төрле атрибутиканы үзебез белән алырга тырышабыз, диннең асылын аңлатабыз. Кемдер чумылырга карар итә, кемдер ислам белән кызыксына башлый. Кайчагында иптәшләренең үлемен үз күзләре белән күргән яшь солдатлар белән кара-каршы сөйләшеп утырырга гына да кирәк, – диде атакай.

Ул кешеләрнең солдатларга ярдәм итәр өчен берләшүенә бик сөенә. Кемдер җылы оекбашлар бәйли яки махсус маскхалатлар тегә, кемдер окоп шәмнәре ясый, буржуйкалар әзерли, мичләр ясый... Аларны санап бетерерлек түгел.

– Машина йөртүчеләр бездә мобилизацияләнүчеләрнең әтиләре, алар анда барудан баш тартмый. Әйе, күпләр анда барырга теләми, бу куркыныч эш, фура – үзе зур мишень. Без куркынычсызлык кагыйдәләрен мөмкин кадәр үтәргә тырышабыз, үзебезнең элемтә каналлары бар. Чик буенда ук Казаннан мобилизацияләнгән егетләр – хәрби полиция каршы ала, алар белән бергә мөмкин кадәр куркынычсыз маршрут сайлыйбыз. Барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт, кешеләрнең чын күңелдән ярдәм итүе, риясыз булуы бик шатландыра. Без бу юлы егерме тоннадан артык йөк җыйдык, бу мин озата барган иң зур йөк, район башлыгы Илһам Кашаповка рәхмәт, ул безгә юлыбыз өчен финанс ярдәме дә күрсәтте. Кешеләр Ходайга ышана һәм без барысын да исән-имин илтеп тапшырырбыз, бернәрсәне дә югалтмабыз, таратмабыз дип ышана, без дә зур җаваплылык тоябыз, – ди Виталий атакай.

Анда аны мобилизацияләнгәннәр, ә монда аларның әниләре һәм хатыннары көтә, барысы турында да сорашалар, бергәләп Ходайдан аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын сорыйлар. Чираттагы йөкне озату 23 февральгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса