Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай мәктәбе укучылары җәйге ялларын күңелле һәм файдалы үткәрә

Эшләп ял итәләр

Өченче смена инде тәмамлана, - диде сөйләшү барышында вожатый-мәктәп яны хезмәт лагеры тәрбиячесе Алена Осипова. – Көн кызыклы чараларга бай. Конкурслар, спорт ярышлары да үткәрергә, әле тагын эшләргә дә өлгерәбез. Хезмәт лагеры программасына эш сәгате кертелгән. Аның кысаларында балалар мәктәп яны участогында шөгыльләнәләр, түтәлләрдәге чүпне утыйлар, су сибәләр. Без тимурчылык эше белән дә шөгыльләнәбез, ихтыяҗ булса, өлкәннәргә ярдәм итәбез. Балалар мәйданчыкларын чүп-чардан чистартабыз. Алена Владимировна билгеләп үткәнчә, җәй башыннан Колай мәктәбендә ике лагерь эшли башлаган. Шуларның берсе – башлангыч сыйныф укучылары өчен комплекслы сәламәтләндерү лагеры оештырылган иде. Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, экскурсияләргә йөрделәр, - дип билгеләп үтте җәйге ялны оештыручылар. Бу смена бишенче-унынчы сыйныфта укыячак балалар өчен үткәрелә. Көн саен лагерьга 25ләп кеше килә.

Иртән, традиция буенча, иртәнге аш ашыйлар, аннан соң кызыклы, мавыктыргыч көн башлана. Эш сәгатеннән соң балалар экскурсиягә барырга әзерләнә.

Миңа монда бик ошый, - ди җиденче сыйныф укучысы Альбина Насыйбуллина, - вакытны файдалы итеп үткәрәм, өстәвенә, дусларым белән бергә. Көн, гадәттә, кызыклы чара белән тәмамлана. Мисал өчен, бүген, барлык эшләр тәмамалангач, без төшке аш ашаячакбыз (ә монда бик тәмле ашаталар) фильм карарга барачакбыз. Лагерьда көнем кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Һәр көн үзеннән соң матур тәэсирләр калдыра. Мөгаен, бу иң мөһимедер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса