Коронавирус аркасында өстәмә чикләүләр планлаштырылмый
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган хәбәрләр чынбарлыкка туры килми, бу фейк хәбәрләр
Соңгы көннәрдә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, яңа чикләү чаралары кертелүе турында мәгълүмат таралды.
Фейк хәбәрнең авторлары аны Татарстанда коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб исеменнән тараталар. Шулай да бүгенге көндә республикада эпидемиологик хәл тотрыклы, әмма киеренке булып кала.
Катгый чикләү чараларын гамәлгә кертү планлаштырылмый, әмма монда һәр кешенең өлеше зур. Җәмәгать урыннарында битлекләр йөртүне беркем дә бетермәде. Хәзер сәүдә объектларында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә һәм җәмәгать транспортында рейдлар көчәйде. Битлекләр йөртүгә һәм өслекләрне дезинфекцияләүгә аерым игътибар бирелә. Мондый чаралар Питрәч районында да үткәрелә. Моны тикшерүче органнарга түгел, ә барыннан да элек һәрберебезгә кирәк булуын аңларга кирәк. Өстәвенә, хәзер ОРВИ сезонының кызган чагы, ә битлек коронавирустан гына түгел, ә һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка вируслардан да саклый. Һәрберебезнең сәламәтлеге үзебездән генә тора.
Коронавирус билгеләре
КОВИД-19ның иң киң таралган симптомнарына түбәндәгеләр керә:
- тән температурасының күтәрелүе;
- коры ютәл;
- арыганлык.
Сирәк очрый торган билгеләре: буыннар һәм мускуллар авырту, борын тыгылу, баш авырту, конъюнктивит, тамак авырту, диарея, тәм һәм ис тоймау, тәнгә тимгелләр чыгу, кул һәм аяк бармакларының төсе үзгәрү.
Температура күтәрелгән очракта, тын кысылу, ютәл, күкрәк читлегендә авырту сизгәндә, сөйләм яки хәрәкәт бозылу күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Бу мөһим
- Кулларны юарга һәм дезинфекция чаралары, дымлы салфеткалар кулланырга.
- Эш урыны һәм бина гигиенасын сакларга; ешрак җилләтергә; өслекләргә дезинфикция үткәрергә.
- Гомуми гигиенаны сакларга; кул бирешеп сәламләү, үбешүне, кочаклашуны чикләргә.
- Җәмәгать урыннарында, транспортта битлек кияргә.
- Авыруның беренче симптомнары булганда контактларны чикләргә, өйдә калырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә.
- Командировкага барганда яки ял вакытында вирус инфекциясе таралу куркынычы янаган зонага барудан тыелырга; эш бирүчегә барырга планлаштырган ил турында хәбәр итәргә; кайткач, 14 көн дәвамында элемтәдән тыелырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа