Күн авылыннан Галия Мрасовага 90 яшь тулды
Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул күтәренке кәефтә, сәламәтлегенә зарланмый, йорт эшләрен башкара.
Ул зур гаиләдә алты бала арасында дүртенче булып туа. Хезмәт эшчәнлеген иртә башлый.
– Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, колхоз бакчасында яшелчә үстерүче булып эшли башладым, кәбестә, кыяр, кишер үстердек, – дип сөйли Галия Хөсәеновна. - Сугыш елларында, ир-атлар фронтта булгач, барлык эшләр хатын-кызлар җилкәсенә төште. Мин тугыз яшемнән бирле эшләдем: окоплар да казыдык, агачлар да кистек. Сугыш беткәч, ир-атлар кайта башлагач, 1950 елда мин урманчылыкка төрле эш башкаручы булып урнаштым, аннан 1990 елда гына лаеклы ялга киттем. Минем белән урманчылыкта ике апам Сәлимә һәм Галимә, әтиебез Хөсәен хезмәт куйды. Иң авыр эш олы апамныкы – ул үгезләр җигеп, урманнан агач ташыды. Иң кызыгы шунда: үгезләр аны гына тыңлый, башкаларны якын да китермиләр иде. Урманчылыкта һәрвакыт эш җитәрлек булды. Үләннәр, себеркеләр, күркәләр җыйдык, мунчалалар, төрле тартмалар ясадык, әле тагын безне питомникка җәлеп итәләр иде, анда үсентеләр үстердек. Барлык авырлыкларга карамастан, безгә урманда эшләү ошый иде, дус-тату булдык, – дип искә ала ул.
Галия Хөсәеновна гомере буе Гаврилов исемендәге колхозда йөк машинасы йөртүчесе булып эшләгән ире Басыйр белән бергә ул һәм кыз тәрбияләгәннәр. Хәзер аның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар – барысы да малайлар. Алар һәрвакыт әбиләрендә кунакта булалар, аңа хуҗалыкта ярдәм итәләр. Күптән түгел кияве Габит һәм кызы Сәгыйдә янәшәдә йорт төзегәннәр, анда Галия Хөсәеновнаның туган көнен билгеләп үткәннәр.
Юбиляр 26 ел Күн авылы мәдәният йортындагы «Яшь йөрәкләр» фольклор ансамбленә йөргән. Коллектив белән бөтен республика һәм илне әйләнеп чыкканнар, иң ерак сәфәрләре Свердловск өлкәсенә булган.
Галия Хөсәеновнаны юбилее белән туганнары, якыннары, авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов, Питрәч урманчылыгы җитәкчеләре котлады. Алар аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
– Әйдәгез, безгә кайтыгыз, эшче куллар җитми, – дип шаярта питомник башлыгы Әхмәт Гыйззәтуллин.
– Иртәгә үк килә алам, эшемне онытмадым, – дип җавап бирә юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia