Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ VI съезды эшенең кызган чагы.

Ул 2 августта ачылды һәм 6 августка кадәр сузылачак. Чарада 1000нән артык делегат катнаша. Алар арасында безнең делегатлар: район башлыгы Эдуард Дияров һәм Питрәчнең актив яшьләре вәкиле, Чыты авыл мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов та бар. Бүген "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать объектлары презентациясе булачак.

ПИТРӘЧ МӘКТӘПЛӘРЕННӘН ике чыгарылыш укучысы - Инсаф Кәримов (Шәле мәктәбе) һәм Анастасия Царевина (Питрәч беренче мәктәбе) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барачак. Аларга бу бәхет укуда зур казанышларга ирешкәннәре һәм мәктәп олимпиада һәм конкурсларында актив катнашканнары өчен елмайды.

РЕСПУБЛИКАДА уракка старт бирелде. Татарстанның берничә районында инде бөртекле культураларны җыеп алуга керештеләр. Безнең районда да урак өстенә шулай ук актив әзерләнәләр. Урак өсте районның ике хуҗалыгында - "Гаврилов исемендәге агрофирма" ҖЧҖдә һәм "Газовик" ҖЧҖдә башланды.

"АКЧАРЛАК" ЛАГЕРЕНДӘ дүртенче смена ачылды. Ул "Без - стильдә" дип атала. Смена оештыручылары аңлатканча, бу кием стиле генә түгел, тормышта үз-үзеңне тоту стиле дә. Смена бер атнага гына сузылачак. Бу юлы монда районыбызның яшь спортчылары һәм талантлары ял итәчәк. Алардан соң "Акчарлак"ка кабат "Йолдыз десанты" төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса