Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

БОГОРОДСК КЛУБ ФОРМИРОВАНИЕЛӘРЕНДӘ КАТНАШУЧЫЛАР Казанда үткән VII "Раштуа әкияте" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс фестивалендә катнашты.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча безнең кечкенә җырчы Тимур Әмиров икенче дәрәҗә лауреат булды, "Балачак" вокаль ансамбле, Регина Иванова - өченче дәрәҗә лауреат булды. Җырчы Джазира Гизатованы төрле номинацияләрдә ике диплом белән бүләкләделәр - икенче һәм өченче дәрәҗә.

РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов музее белән берлектә "Безнең заман геройлары" темасына үзләре язган шигырьләр конкурсы үткәрә. Конкурста катнашу өчен шигырьләрегезне 2017 елның 1 апреленә кадәр ТР Питрәч районы, Әлбәден авылы, Колхоз урамы, 1а йорт адресына юлларга кирәк. Электрон адрес: Leisan-4ita@mail.ru. Конкурста 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурска нәтиҗәләр 9 майда ясалачак.

КЕРӘШЕН СӘРДӘСЕ, КӘВӘЛ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЛАРЫНДА, шулай ук Кибәч авылында күп функцияле үзәктә Раштуа кич утырулары үтте. Анда катнашучылар халык уеннарын уйнады, яраткан халык җырларын җырлады. Әлбәттә инде, алар төрле багулардан башка узмады.

ЗӘЙДӘ 1999-2000 елгы кызлар һәм малайлар арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда Татарстан беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәләре XI республика укучылары спартакиадасы зачетына кертелде. Питрәч чаңгычылары гомумкоманда исәбендә авыл районнары арасында ундүртенче урын алды, шәхси ярышларда да уңыш елмаймады - безнең чаңгычылар финишта призерлардан күпкә калышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса